Гомум мәйданы 27 гектар булган дәвалау-сәламәтләндерү комплексында 700 ял итүчене урнаштырырга мөмкин. Биредә 30 белгечлек буенча дәвалау-консультация ярдәме күрсәтелә.
Шифаханәнең генеральный директоры Фиял Байтирәков, шифаханәдә кардио- һәм нейрореабилитация узарга мөмкин, дип сөйләде. Анда, шулай ук, ашкайнату, сулыш, сөяк-мускул һәм нерв системасы авыруларын, эндокрин система авыруларын дәвалыйлар.
Төбәк җитәкчесе дәвалау кабинетларын, ашханәне карап чыкты һәм шифаханә базасында инвалидларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү үзәген булдыру планнары турында фикер алышты. Моның өчен шифаханә корпусларының берсен реконструкцияләү кирәк. Биредә инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру, пандусларны җиһазландыру, ишек уемнарын киңәйтү, заманча лифтлар урнаштыру таләп итәчәк. Моннан тыш, планда - дәвалау һәм диагностика җиһазларын яңарту.
Башкортстан Башлыгы 2025 елның маеннан СВОда катнашучыларны медицина реабилитациясе өчен кабул итә башларга, шулай ук шифаханәнең беренче корпусын реконструкцияләү буенча проект-смета документациясен әзерләргә кушты.
– Без хәрби хезмәткәрләр - СВОда катнашучылар һәм ветераннар өчен тернәкләндерү үзәге төзергә телибез. «Зеленая роща» шифаханәсенең мондый мөмкинлекләре бар. Шул ук вакытта монда ремонт эшләре башкарырга, яңа җиһазлар сатып алырга кирәк, – дип сөйләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Аңлашыла, без проектны әзерләгәнче һәм реконструкция үткәргәнче күпмедер вакыт узачак, ә егетләргә ярдәм инде хәзер үк кирәк. Шуңа күрә май аенда шифаханә тернәкләндерүгә мохтаҗ яугирләрне кабул итә башлаячак. Ә алга таба без шифаханәне яңартуга керешәчәкбез.
Фото: glavarb.ru