30 мартта Чишмә районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хатыны, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова белән Шөңгәккүл авылындагы «Имәнлек» Республика геронтология үзәгендә булды һәм тәрбияләнүчеләрне Ураза бәйрәме белән котлады.
«Иминлек» республика үзәге директоры Зөлфирә Маскулова бүлекнең 2001 елдан бирле эшләве турында сөйләде. Биредә өлкән яшьтәге кешеләргә яшәү һәм социаль җайлашу өчен тиешле шартлар тудырылган. Учреждениедә 27 кеше яши, шул исәптән 15е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр.
Төбәк җитәкчесе палаталарны карады, филиал карамагында тәрбияләнүчеләр белән аралашты, алар өчен дәвалау һәм туклану ничек оештырылуы белән кызыксынды.
Радий Хәбиров социаль учреждениеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Ураза бәйрәмендә шәфкатьлелекнең әһәмияте турында сөйләде.
– Бу көнне төп эш — шәфкатьлелек, кызгану, үзара ярдәмләшү. Шуңа күрә без хатыным белән монда килергә һәм биредә яшәүчеләр өчен яхшылык эшләргә булдык. Монда барысы да пөхтә, чиста. Бездә андый учреждениеләр күп. Кызганычка каршы, алар кирәк — туганнарыннан мәхрүм калган яки сәламәтлекләре буенча үзләре генә яши алмаган кешеләр бар, — диде Радий Хәбиров. — Минемчә, мөмкинлекләре булган кешеләр мондый көннәрдә мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, «Иминлек» республика геронтология үзәген 2019 елда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Уфа интернат-йорты һәм аның ике бүлеге базасында ачтылар. 2025 елда Уфада «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән учреждениенең яңа корпусын ачарга планлаштыралар.
Шөңгәккүл авылында Радий Хәбиров шулай ук 1968 елда төзелгән мәктәптә булды һәм педагогик коллектив белән аралашты. Биредә 283 бала укый, шул исәптән башка торак пунктлардан да килеп укыйлар. Аларны өч мәктәп автобусы йөртә. 2023 елда мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт ясалган.
Фото: glavarb.ru