Шәһәр мохите сыйфатының индексы - муниципаль һәм төбәк хакимиятләре өчен дә бик файдалы корал. Аның ярдәмендә алар русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән алдагы эш векторларын билгели ала. Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда шәһәр мохите сыйфаты индексын исәпләү нәтиҗәләрен кичә ясадылар. Узган ел нәтиҗәләре буенча уңайлы шәһәр мохите булган Русия шәһәрләре саны 920гә кадәр арткан. Башкортстанда яшәү өчен беренче тапкыр барлык шәһәрләрне дә уңайлы дип таныдылар. Шул ук вакытта Уфа шәһәр мохите сыйфаты буенча миллионлы шәһәрләр арасында топ-5 кә кергән, дип хәбәр итте Башинформ.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Русиядә 2019 елга карата шәһәр мохите сыйфатының уртача индексы үсеше инде 30% тәшкил итә.
"Барлык исәп-хисаплар артында конкрет парклар, скверлар, аллеялар, яр буйлары, җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары тора, алар буенча шәһәр халкы көн саен йөри яки уза. Конкрет шәһәрнең гомуми йөзе бу", - дип өстәде Марат Хөснуллин.
Рейтинг нәтиҗәләрен шәрехләп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада яшәү өчен уңайлы мохит булган шәһәрләр санының соңгы елларда артуын билгеләп үтте. Әйтик, 2018 елда алар нибары алты иде, 2023 ел нәтиҗәләре буенча — инде 17, 2024 елда - 21 шәһәр.
"Бу без максатка ирештек һәм инде ял итә алабыз дигән сүз түгел. Без, чыннан да, республика шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерүдә күп нәрсәгә ирештек, һәр шәһәрдә һәм районда искиткеч парклар, халыкны яңа тарту нокталары барлыкка килде. Әмма эшлисе эшләр дә аз түгел әле", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча республикада 164 иҗтимагый территорияне төзекләндерергә планлаштыралар, шуларның 94е — федераль бюджет ярдәме белән.
Фото: "Башинформ"