+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2025, 14:12

Башкортстанга янә суыклар килә...

Синоптиклар хәбәр итүенчә, якын көннәрдә республикада кар явачак.

Башкортстанга янә суыклар килә...Башкортстанга янә суыклар килә...
Башкортстанга янә суыклар килә...
Башгидрометүзәк синоптиклары 2 апрельдә республикада яшәүчеләрне аномаль җылылыкка алмашка кар явуы турында кисәтте.

Бүген, 3 апрельдә, Башкортстанның барлык районнарында яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр, көндез +9дан +14 градуска кадәр җылыначак.

Җомга көнне вәзгыять катлауланачак - яңгырларга кар өстәләчәк. 4 апрель төнендә кайбер районнарда җепшек кар явачак. Төнлә һава температурасы -2, +3, көндез +5, +10 градус булуы көтелә.

5 апрельдә карлы яңгырлар дәвам итәчәк. Төнлә термометрлар баганалары -1, + 4, көндез +10, +15 градус күрсәтәчәк.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас