+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2025, 13:00

Ташкын контрольдә тотыла

Узган тәүлектә "Система-112" үзәгенә су басу турында бер хәбәр килде, дип хәбәр итте Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов үз Телеграм-каналында.

Ташкын контрольдә тотыла
Ташкын контрольдә тотыла
Хәзер дүрт муниципалитетта - Уфада, шулай ук Балакатай, Нуриман һәм Чишмә районнарында биш хәл контрольдә тора.

Соңгы тәүлектә суның иң зур күтәрелеше Нуриман районының Красная Горка авылында Караидел елгасында (+60 см) күзәтелә.

Салават районының Чулпан авылында Юрүзән елгасында су - 43, Стәрлетамак районының Отрадовка авылында - 34, Белорет районының Ар ташы авылында Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе 13 сантиметрга арткан.

Чишмә районының Бочкарево авылында Дим елгасында суның кимүе күзәтелә.

"Су объектларын мониторинглау дәвам итә. Йомагуҗа, Павловка һәм Нөгеш сусаклагычлары тулу режимында эшли. Вәзгыятьне контрольдә тотабыз", - дип ассызыклады Кирилл Первов.

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас