+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Апреля 2025, 04:30

Владимир Путин Экспорт үзәге директоры белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Русия экспорт үзәге (РФ ВЭБ төркеме) генеральный директоры Вероника Никишина белән эшлекле очрашу үткәрде.

Владимир Путин Экспорт үзәге директоры белән очраштыВладимир Путин Экспорт үзәге директоры белән очрашты
Владимир Путин Экспорт үзәге директоры белән очрашты

Анда энергетик булмаган товар экспортын үстерүнең актуаль бурычлары, аның илнең социаль-икътисади үсешендәге роле, чит илләрдә "Русиядә эшләнгән" брендын алга җибәрү, шулай ук ватан бизнесының экспорт потенциалын гамәлгә ашыруда Русия экспорт үзәге өлеше турында фикер алышынды.

Быел Русия экспорт үзәге оешуга 10 ел тула.

"Нәтиҗәле һәм көчле чимал экспорты булмаса, дөньяда бер генә ил дә уңышлы була алмый, чөнки бу илнең төп партнерлар белән бәйле булуын характерлый", - диде Вероника Никишина.

Аерым алганда, илнең эчке тулай продуктының биштән бер өлеше бүген экспорт хисабына тулылана. Бу нәтиҗәнең өчтән бере энергетик булмаган экспортка карый. Аның үсеше эчке базарны ныгытуның җитди коралы булды. Бүген энергетик булмаган продукция экспорты - төп тармаклар үсешенең мөһим ресурсы.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас