Русиядә 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү апрель урталарында башланачак. Хезмәт срогы, элеккечә, бер ел тәшкил итәчәк. Узган елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакырылу яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды.
Премьер-министр урынбасары хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәк, дип ассызыклады. Билгеләнгән хезмәт срогын тәмамлаган барлык хәрбиләр үз вакытында хезмәттән азат ителәчәк һәм яшәү урыннарына кайтачак.
Фото: mgazeta.com