+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2025, 08:05

Кредит алып... баерга теләгән

Бер тәүлек эчендә республика халкы аферистлар гамәлләреннән 5 миллион сумлык зыян күргән.

Кредит алып... баерга теләгәнКредит алып... баерга теләгән
Кредит алып... баерга теләгән

Башкортстанда 26 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Уфа шәһәре буенча 2нче полиция бүлегенә 65 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен «Энергосбыт» хезмәткәре дип таныштыра һәм счетчикны алмаштырырга тәкъдим итә. Электр счетчигын тикшерү өчен шалтыратучы бу хатыннан аның смартфонына кергән смс-кодны сорап белгән. Пенсионер ханым аны әйтеп биргәннән соң, чит кеше "Дәүләт хезмәтләре" порталында аның аккаунтына керү мөмкинлеге алган.

Аннары хатынга банк һәм хокук саклау органнарының ялган хезмәткәрләре шалтырата башлый. Әңгәмәдәшләр хәбәр иткәнчә, имеш, ул өченче затларга кодны әйткән һәм хәзер мошенниклар аның шәхси акчаларын урларга маташа. Акчаларны саклау өчен шалтыратучылар пенсионерны тупланмаларын "хәвефсез счетка" күчерергә күндергән. Җинаятьчеләр киңәшен тотып, зыян күрүче 800 мең сумнан колак каккан...

Тагын бер уфалы, тиз баерга теләп, мошенникларның хәйләсенә эләккән. 53 яшьлек хатынга бер бәндә, үзен брокер дип таныштырып, өстәмә керем алу мөмкинлеге турында сөйләгән һәм кыйммәтле кәгазьләрне сату-алу буенча килешүләр төзүдә ярдәмен тәкъдим иткән. Ханым ризалашкан һәм бер ай дәвамында әңгәмәдәш күрсәткән «брокерлык счетларына» табыш алу өмете белән 1 миллион сумга якын акча күчергән. Өстәвенә, акчаларының күп өлешен кредитка рәсмиләштергән...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: игътибарлы булыгыз һәм билгесез кешеләрнең финанс тәкъдимнәренә ризалашмагыз! Якыннарыгыз һәм танышларыгызга булган хәлләрне сөйләгез, киңәшләшегез, бәлки, нәкъ менә алар сезне аферистлар ятьмәсеннән вакытында коткарыр. Үз проблемаларыгыз белән ялгыз калмагыз!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас