Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Хезмәт хакын сакламыйча мондый ял елына 35 көн биреләчәк. Аңа гаилә әгъзалары үз туганнарын карау өчен исәп тота ала, моның өчен законлы нигезләмә хәрби бурычларын үтәгәндә яралану, контузия алу яисә гарипләнү алган СВО сугышчыларын карау-тәрбияләү мохтаҗлыгы, шулай ук махсус операция зонасында хезмәт итү белән бәйле җитди авырулар була ала. Эш бирүчеләр мондый отпускны хезмәткәрнең язма гаризасы нигезендә бирергә тиеш булачак.
Моннан тыш, бу закон нигезендә хезмәт хакын сакламыйча елына 14 көнгә кадәр ял алырга мөмкин булган гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелә. Эш бирүче таләп буенча аны хезмәт узу белән бәйле яралану, яки авыру нәтиҗәсендә һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә, хатыннарына, ирләренә һәм балаларына бирергә тиеш була.
Фото: Башинформ