«Приуралье» компаниясе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 апреленнән 01 маена кадәр ремонт эшләре алып барылуга бәйле рәвештә, гомум кулланылыштагы М-5 «Урал» (Мәскәү-Рязань-Пенза-Самара-Уфа-Чиләбе участогының 1585 километрында) автомобиль юлында вакытлыча чикләү кертелә. Транспорт чаралары реверс рәвешендә хәрәкәт итә.
Хәрәкәттә кыенлыклар көтелә. Машина йөртүчеләргә үз маршрутын планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алырга киңәш ителә.
Юлның торышы турында дежур-диспетчерлык хезмәтенең тәүлек дәвамында эшли торган телефоннары аша белергә мөмкин – 8 (351) 266-65-63, 7 982 331 37 84 (Telegram).
Фото: bashinform.ru