+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 апрель 2025, 06:25

Капремонтка түләүләр арта. Ни өчен?

Быел 1 майдан Башкортстанда капиталь ремонт өчен тарифлар үзгәрәчәк.

Капремонтка түләүләр арта. Ни өчен?Капремонтка түләүләр арта. Ни өчен?
Капремонтка түләүләр арта. Ни өчен?

Минималь кертем:
– квадрат метрына 12,5 сум - 6 катлы йортлар өчен;
– 13,2 сум - 6 каттан биегрәк йортлар өчен.

Ни өчен тарифларны күтәрелә?
- Төзелеш материаллары һәм эшләр кыйммәтләнү сәбәпле. Түбән взнос ремонтның реаль чыгымнарын капламый, шуңа күрә ремонтланган йортлар саны кими.

- Авария куркынычы аркасында. Әгәр йортларны вакытында ремонтламасаң, аларда яшәүчеләрнең иминлегенә куркыныч янаячак вәзгыять туарга мөмкин.

- Акча җитмәү сәбәпле, эшләрне соңрак вакытка күчерергә туры килә.

Кертемнәрне индексацияләү нәтиҗәсендә планлаштырылган эшләрнең күләме, шулай ук аларның сыйфаты һәм башкару сроклары сакланачак.

"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда капиталь ремонт өчен түләүләрне компенсацияләү каралган. Бу хакта сез республиканың теләсә кайсы Күпфункцияле үзәгендә белә аласыз.

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Автор:Резида Валитова
Читайте нас