Язгы ташу чоры башланганнан бирле барлыгы 550 мөрәҗәгать кергән.
Уфа шәһәрендә һәм Чишмә районында 2 вәзгыять контрольдә кала.
Су биеклегенең иң югары күтәрелүе күзәтелә:
Дуван районының Мәтәле авылында Әй (+ 21 см), Караидел районының Югары Суян авылында Караидел (+ 21 см), ️ Уфа шәһәре янында Агыйдел елгаларында (+ 18 см).
Бер тәүлектә су дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә:
Иглин районы Түбән Ләмәз авылында Ләмәз, Мәләвез районы Андреевский хуторында Нөгеш елгаларында.
Бүгенге көндә Нөгеш сусаклагычы тулган, Йомагуҗа сусаклагычына туларга - 1,2 метр, ә Павловка сусаклагычына 4,3 метр кала.
Республика территориясендә томан һәм бозлавык күзәтелә.
Игътибарлы булыгыз!
Ашыгыч хәл булган очракта 112 саннарына шалтыратыгыз!
Фото: "Башинформ"