+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 апрель 2025, 08:48

Май ае салкын булачак, диләр...

Мондый салкын һава торышы соңгы тапкыр 150 ел элек булган...

Май ае салкын булачак, диләр...Май ае салкын булачак, диләр...
Май ае салкын булачак, диләр...
Май аенда Русия халкын аномаль салкыннар көтә. Синоптиклар фикеренчә, бу хәл 1885 елгы язны хәтерләтәчәк. Аеруча төньяк-көнбатыш төбәктә – Санкт-Петербургта – көндез +4 градус тирәсе, ә төнлә – 0 градустан түбән булуы ихтимал. Кар, яңгыр, көчле җил көтелә. Кешеләр яңадан кышкы киемнәрен чыгарырга мәҗбүр булачак.

Себердә төнге салкыннар озакка сузылачак, ә көндез +7 градустан югары күтәрелмәячәк. Бу авыл хуҗалыгы өчен зур проблемалар тудыра: туфрак суык, үсемлекләр үсеше акрынаячак, ә чәчү эшләре кичектереләчәк.

Үзәк Русиядә, шул исәптән Мәскәүдә, һава торышы уңайрак булса да, синоптиклар кисәтүенчә, салкыннар монда да булырга мөмкин.

Экспертлар үсемлекләрне җылыда тотарга, эш планнарын үзгәртергә кирәк, дип белдерә. Иң мөһиме – табигать сигналларына игътибарлы булырга. Бу аномаль салкыннар – табигатьтән кисәтү. Экологиягә битараф калсак, мондый “сюрпризлар” ешрак та булырга мөмкин.

Фото: zianzori.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас