+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 апрель 2025, 11:40

Май бәйрәмнәренә тәртип булырга тиеш!

Яз иртә килү сәбәпле, быел Башкортстанда өмәләр гадәттәгедән иртәрәк, 18 марттан башланды. Гомумреспублика өмәләре башланганнан бирле аларда 200 меңнән артык кеше катнашты, 46,6 мең кубометр чүп-чар җыелды һәм чыгарылды.

Май бәйрәмнәренә тәртип булырга тиеш!Май бәйрәмнәренә тәртип булырга тиеш!
Май бәйрәмнәренә тәртип булырга тиеш!
Бу хакта Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Традиция буенча, язгы җыештыру эшләре дәвам итә. Искәртәбез: 12, 19 һәм 26 апрель Башкортстанда бердәм өмә көннәре дип игълан ителде. Ирина Голованова Стәрлетамак, Нефтекама, Мәләвез, Илеш һәм Кырмыскалы районнарында территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту чараларын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда территорияләрне сыйфатсыз җыештыру фактлары ачыкланган.

25 марттан 1 апрельгә кадәр 31 муниципалитетның мониторингы нәтиҗәсе буенча, 28ендә җыештыру тиешенчә башкарылмаган. 9 апрельдән 13 апрельгә кадәр 37 муниципалитет тикшерелгән, 29ында җитешсезлекләр табылган.

Кабат тикшерү нәтиҗәләре буенча Туймазы, Күмертау, Баймак, Шаран һәм Уфа районнарында алдагы мониторинг нәтиҗәләре буенча төзәтелмәгән кисәтүләр табылган.

Эшләрнең төп төрләре - аунап яткан чүпләрне, узган елгы яфракларны җыю һәм чыгару, тукталышларны юу, себерү, агачларны һәм урам яктырткычларын реклама чүп-чарыннан чистарту. Киләсе этап территорияләрне эстетик бизәү булачак, шул исәптән буяу, агарту, чәчәк түтәлләре әзерләү һ. б.

– Бу эшне дәвам итегез, - диде Радий Хәбиров. - Май бәйрәмнәренә барысы да чистартылырга һәм тәртипкә китерелергә тиеш!

Фото:администрация Уфы

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас