Утырышны ачып, Премьер-министр, республика Хөкүмәте әгъзалары мондый форматта Белоретның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышу өчен инде икенче тапкыр җыела, дип билгеләп үтте.
- Республика Хөкүмәтенең узган күчмә утырышы йомгаклары буенча, шул исәптән билгеләнгән йөкләмәләрне исәпкә алып, 2029 елга кадәр Белорет районының инфраструктура үсеше буенча «юл картасы» актуальләштерелде, ул 70кә якын чараны үз эченә ала. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итү Башкортстан Башлыгы һәм республика Хөкүмәте контролендә, - дип ассызыклады Андрей Назаров һәм Белорет районында гамәлгә ашырылучы проектларны санап чыкты.
Йөкләмәләр аерым социаль һәм инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау белән бәйле. Усмангали авылында полилингваль белем бирү үзәге төзү һәм мәктәпне Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятенең элекке филиалы бинасында урнаштыру мөмкинлекләре карала. Шулай ук Ломовка авылында физкультура-савыктыру комплексы һәм Зөяк авылында социаль-мәдәни үзәк төзелеше, парашют спортын үстерү үзәге проекты да каралды.
Утырыш турында тулырак мәгьлүмат белән түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин: https://pravitelstvorb.ru/news/26559/
Фото: рravitelstvorb.ru