Кичә Дүртөйле полициясенә мошенниклык турында гариза белән бер хатын мөрәҗәгать иткән.
Корбан сүзләренчә, 10 апрельдә аңа ул эшли торган учреждение җитәкчесе урынбасарыннан видеошалтырату килгән. Сурәт ачык булмаган, һәм әңгәмә озакка сузылмаган. Әмма ханым "начальник"ның кисәтүен аңлаган - аңа тиздән «мошенниклык гамәлләрен булдырмау» өчен «хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре» шалтыратачак.
Тиздән чыннан да мессенджер аша элемтәгә ниндидер «ФСБ хезмәткәре» чыккан. Ул хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматлары медицина учреждениесеннән чыккан һәм хәзер моның белән «тикшерүчеләр шөгыльләнә», дип белдергән.
Чираттагы шалтырату «следователь Филиппов»тан килгән, ул хатынга нәрсә булганын һәм аңа нәрсә эшләргә кирәклеген җентекләп аңлаткан. Мошенник белән сөйләшү барлыгы 17 сәгать дәвам иткән.
Бу вакыт эчендә хатын үз машинасын 500 мең сумга сатарга һәм аларны "хәвефсез счетка" салырга өлгергән. Аннары тупланмаларын алып, шунда ук тегеләргә җибәргән. «Җинаятьчеләр» тарафыннан аның исеменә кредит рәсмиләштерүне булдырмау сылтавы белән хатын үзенең танышларыннан тагын берничә йөз мең сум бурычка алган һәм «хәвефсез счетка» өстәгән. Аннары "Филиппов" хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр аның фатиры залогына 1 миллион 700 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Тик шәфкать туташының бүтән акча ала алмавы гына аны тагын да зуррак зыяннан саклап калган.
Телефон аша сөйләшүнең гомум нәтиҗәсе - аферистлар счетына җибәрелгән 1 миллион 800 мең сумнан артык акча. Хатын зур бурычлар белән, акчасыз һәм машинасыз калган.
Соңрак ачыкланганча, видеошалтырату аңа учреждение җитәкчесе урынбасарының ватылган аккаутыннан кергән, бу хакта номерның чын хуҗасы эш чатындагы хезмәттәшләренә хәбәр иткән. Әмма бу вакытта алдау корбаны ялда була һәм хезмәттәшләре белән хат алышуга карамый.
Сак булыгыз! Мондый шалтыратулар кергәндә уяулыгыгызны югалтмагыз! Әңгәмәдәш үзен кем дип таныштырса да, акча турында сөйләшә башласа, шундук трубканы куегыз. Бу хакта полициягә хәбәр итегез!
Автор фотосы.