+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 апрель 2025, 03:05

“Юлларны һәм территорияләрне тәртипкә китерегез!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җаваплы ведомстволар һәм муниципалитетлар җитәкчелеге алдында бу юнәлештә җитди бурычлар куйды.

“Юлларны һәм территорияләрне тәртипкә китерегез!”“Юлларны һәм территорияләрне тәртипкә китерегез!”
“Юлларны һәм территорияләрне тәртипкә китерегез!”

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ay Yola” төркеме музыкантларына дәрәҗәле исемнәр бирү турындагы указга кул куюы турында хәбәр итте. Ринат Рамазановка ─– Башкортстанның халык артисты, ә Әдилә белән Руслан Шәйхетдиновларга республиканың атказанган артисты исемнәре бирелде.

“Республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга. Уфаның “Аy Yola” этно-төркеме “Һomay” хиты белән бик тиз барлык топларга үтеп керде. Афәрин! Бу артистлар республикабыз мәдәнияте мәнфәгатенә күп еллар эшли. Аларга аның үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерәм”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе район башлыкларына Башкортстанның шәһәр һәм районнарын чистартуны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Ул ике атна элек районнар башлыкларын территорияләрне кышкы пычрактан чистартуга аерым игътибар бирергә чакырган иде. “Контроль идарәсе эш башланды, дип хәбәр итә. Ниндидер алга китеш бар, –─ диде Радий Хәбиров. ─– Мин тагын кар яуганын аңлыйм, ләкин мәсьәләне хәл итегез, сез җаваплы, җитди кешеләр”. Республика Башлыгы торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Головановага бу мәсьәләне хәл итәргә кушты һәм ике атнадан, әгәр вәзгыять үзгәрмәсә, һәр башлыкка шәхсән үзе сораулар бирәчәген белдерде.

Киңәшмәдә Хөкүмәт әгъзалары республика юлларында чокырларны ямау барышы турында да фикер алышты. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә төбәктә 41 меңнән артык дефект ачыкланган, 15 меңгә якыны төзәтелгән. Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыклары һәм министрлык чокырларны бетерүгә бөтен көчен салырга тиеш, дип белдерде. “Мин Бөрегә кадәр руль артында үзем бардым, уңайлы гына. Әлбәттә, кайдадыр чокырлар бар. Без кыштан соң юлларны тәртипкә китерергә тиеш”, – диде Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта, ул федераль трассалар торышын тәнкыйть утына тотты. “Приуралье” идарәсе башлыгы Денис Абрамов хәбәр итүенчә, бу юнәлештә эш алып барыла. Хәзер трассаларны кышкы режимнан чыгаралар. 17 бригада юл буйларын чистарту белән шөгыльләнә. Көн саен 150 кубометрдан артык чүп һәм пычрак чыгарыла. Тагын 14 бригада машина юлларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Ведомство карамагындагы ике асфальт-бетон заводы эшкә кушылган, тиздән өченчесе эшли башлаячак. Чокырларны ямау “М-7” һәм “Р-240” трассаларында, Уфаның Көнбатыш урау юлында төгәлләнеп килә, “М-5” трассасында эшләр дәвам итә.

Башкортстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә. Бу дата алдыннан республикада һәйкәлләр, мемориаль комплекслар, стелалар ремонтлана һәм тәртипкә китерелә. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте. Әлеге вакытта республиканың барлык торак пунктларында 4 меңнән артык шундый мемориал һәм һәйкәл бар. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының бу эшне координацияләүче беренче урынбасары Урал Килсенбаев аңлатуынча, аларның барысы да тәртипкә китереләчәк. Башкортстан Башлыгы бәйрәмгә әзерлек кысаларында башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясарга кушты.

Радий Хәбиров Башкортстанда “Үлемсез полк” акциясе уздырылуын искә төшерде. “Без бәйрәмгә җентекле әзерләнәбез. Һәр муниципалитетта тантаналы чаралар узачак, анда ветераннарны, СВОда катнашучыларны хөрмәтләячәкбез. Бу юбилей елы булганлыктан, бәйрәм тагы да югарырак дәрәҗәдә оештырылырга тиеш”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

“Быел Башкортстанда бөртеклеләрнең гомум мәйданы 1,538 миллион гектардан артып китәчәк, ─– дип хәбәр итте вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. ─– Техник культуралар мәйданын 635 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз. Бу узган елдагыга караганда 80 мең гектарга күбрәк, беренче чиратта майлы культуралар мәйданнарын арттыру исәбенә”.
Төбәктә шикәр чөгендерен чәчү мәйданы 46 мең гектарга кадәр кимиячәк. Бу, 2024 елгы сезонда эшкәртү кыенлыкларын исәпкә алып, узган елдагы белән чагыштырганда, 12 мең гектарга кимрәк. Шул ук вакытта, быел Башкортстанда, мал азыгы культуралары мәйданын 28 мең гектарга арттыру планлаштырыла. Алар барлыгы 599 мең гектарда (+5 процент) чәчеләчәк. Ачык грунтта бәрәңге һәм яшелчәләр мәйданы узган ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм якынча 50 мең гектар тәшкил итәчәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас