+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2025, 13:40

Легендар кызыл байрак Уфага кайтты

112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар кызыл байрагы реставрациядән соң Уфага кайтарылды.

Легендар кызыл байрак Уфага кайттыЛегендар кызыл байрак Уфага кайтты
Легендар кызыл байрак Уфага кайтты



Бүген Башкортстан Республикасының Милли музеенда журналистларга байракның тарихы, аны реставрацияләү процессы турында сөйләделәр һәм әлеге эшләрнең нәтиҗәсен күрсәттеләр.

- Бу байракка инде 80 елдан артык, һәм аны реставрацияләү, әлбәттә, кирәк иде. Бу - 16нчы гвардия дивизиясенең сугышчан байрагы түгел, шеф-байрак, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең Башкорт АССР Югары Советы Президиумы биргән иң беренче байрагы. Нәкъ менә шушы байракны 1942 елда Миңнегали Шәйморатов фронтка җибәрер алдыннан байрак йөртүче төркемгә тапшырганда үз кулында тоткан, - дип сөйләде музейның баш саклаучысы Зилә Нигъмәтуллина. - Аннары 1945 елдан 1963 елга кадәр байрак Мәскәүдә, Кораллы Көчләрнең Үзәк музеенда саклана. Анда сугыштан соң бөтен байраклар, шул исәптән шеф-байраклар да тапшырылган. Уфага «Совершенно секретно» грифы астында кайтарылгач, байрак музейда экспонатланган, әмма вакыт узу белән экспозиция күренешен югалткан һәм запасникларда сакланган. Һәм менә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына без республика җитәкчелеге ярдәме белән әлеге байракны реставрацияләргә карар кылдык.

Зилә Нигъмәтуллина аңлатуынча, артефактлар дөньясында музей фондларыннан байраклар аерым исәптә тора икән, чөнки борын-борыннан байраклар хәрби берләшмәнең символы гына түгел, ә сугышчыларның бердәмлеген, фидакарьлеген гәүдәләндергән тирән мәгънәгә ия булган. Һәм нәкъ менә әлеге байрак Башкортстан һәм Русия халыклары өчен аеруча кыйммәтле, чөнки ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының тере шаһиты, бүген дә патриотизм, берләшү, көчле рух символы булып тора. Шуңа күрә музей хезмәткәрләре бу байракны күрсәтү Бөек Җиңү эшенә халыкның һәм сугышчыларның керткән өлешен күрсәтер һәм Җиңү өчен үз гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклар дип өметләнә.

9 майдан легендар байрак Миңнегали Шәйморатов исемендәге музей залында даими экспозициядә булачак һәм теләге булган һәркем аны килеп карый алачак.

Фото: Зөһрә Исламова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас