+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2025, 05:25

Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша тормыш өчен инфраструктура үсеше буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрде. Президент шәһәр төзелешендә хаосны булдырмаска өндәде һәм гаилә ипотекасы белән тәртип урнаштырырга кушты.

Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрдеВладимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрде
Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрде

Катнашучылар фикер алышкан "Яшәү өчен инфраструктура" яңа гомумдәүләт проектына безнең зур илебезне төзекләндерү һәм үстерү аспектлары керә. Ә атап әйткәндә - һәркайда заманча һәм уңайлы, имин мохит булдыру, торак проблемаларын хәл итү, транспорт һәм социаль хезмәтләрдән һәркем файдалана алырлык булу, сыйфатлы юллар.

"Әлеге бурычларны комплекслы хәл итүгә төбәкләр торак пунктларына ярдәм итәргә тиеш", - дип ассызыклады Президент. Аларда гражданнарның өчтән икесе яши. "Мондый терәк пунктлары - барлыгы 2160 - эре мегаполислар белән бергә Русиянең икътисади һәм инфраструктур каркасын ныгытырга, шуның белән бергә ил территориясенең гармонияле, тотрыклы моделен тәэмин итәргә тиеш", - диде ул.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас