+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Апреля 2025, 12:00

Яңа законнар мошенникларга киртә куячак

Бүген "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында закон проектларын эшләүче, Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина яңа кабул ителгән законнар турында сөйләде.

Яңа законнар мошенникларга киртә куячакЯңа законнар мошенникларга киртә куячак
Яңа законнар мошенникларга киртә куячак

Сүз кибермошенниклыкка каршы көрәш һәм шәхси мәгълүматларны яклау; гражданнарны өстәмә хезмәтләр тагудан яклау; пенсияләрне, пособиеләрне, ана капиталын ел саен индексацияләү, шулай ук гаиләләргә ярдәм чаралары, шул исәптән икенчел торак базарына гаилә ипотекасы турында барды.

- Дәүләт гаилә институтын үстерүне даими контрольдә тота. Моның бер юнәлеше - гаилә ипотекасы. 1 апрельдән закон яңа төзелештән генә түгел, икенчел базардан да 6 процент белән ипотека алуны күз уңында тота, - диде ул.

Җинаять эшләренең һәр өченчесе санлы технологияләр кулланып башкарыла. Моның сәбәбе - шәхси мәгълүматларның Интернет челтәрендә таралуы. Шул ук вакытта, 1 июньнән ят номерлардан шалтыратып, мошенникларга акча күчерүне дә киметүче чара барлыкка киләчәк. Атап әйткәндә, дәүләт органнарының шалтыратулары махсус калыпка салыначак. Шул рәвешле, гражданнар мошенниклар шалтыратуын аңлаячак.

- Былтыр кибермошенниклык ярдәмендә халыкның 200 миллиард сум акчасы урланган. Бу бүген - чыннан да, зур проблема. Бу кредитка банктан акча алу үзенчәлекләренә дә үзгәрешләр кертүне таләп итә, - диде Панькина.

Өстәмә хезмәтләр өчен акча алу да юкка чыгачак. Мәсәлән, электрон хезмәтләр күрсәтү вакытында хезмәт күрсәтү өчен аерым акча түләүләр туктатылачак. Шул ук хәл банклардан кредит алганда страховкалау өчен алынган акчаларга да кагыла.

Ирина Александровна билгеләвенчә, пенсияләр, пособиеләрне индексацияләү шулай ук дәвам итәчәк. Ә сугыш ветераннары 9 май алдыннан - 80 мең сум, тыл ветераннары 55 мең сум түләүләр алачак.

Гаилә институтын ныгыту өчен дә 50дән артык закон проекты кабул ителгән. Аларның күбесе СВОда катнашучыларның гаиләләренә кагыла.

 

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас