+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2025, 12:25

"Русия буенча сәяхәт" проекты старт алды

"Русия" Милли үзәгендә экспозиция илнең сигез федераль округыннан тора: Ерак Көнчыгыш, Себер, Идел буе, Үзәк, Төньяк Кавказ, Көньяк, Арктика һәм Төньяк-Көнбатыш, Урал.

"Русия буенча сәяхәт" проекты старт алды"Русия буенча сәяхәт" проекты старт алды
"Русия буенча сәяхәт" проекты старт алды

Кунаклар игътибарына - илнең табигый, мәдәни һәм тарихи күптөрлелеге турында сөйләгән уникаль экспонатлар һәм мультимедиа инсталляцияләре, аның фән һәм технологияләр өлкәсендәге төп казанышларын күрсәтә. Күргәзмәнең Урал өлеше борынгы рудниклар атмосферасы һәм үзчәчәкләр балкышы белән таныштыра.

Башкортстан табигый һәм мәдәни истәлекле урыннарның, башка объектларның, шул исәптән сәнәгать һәм төбәк өчен әһәмиятле вакыйгаларның фотосурәтләре белән тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, экскурсантлар борынгы мәдәни мирас белән дә, өр-яңа заманча төзелеш корылмалары белән дә таныша алачак: Чишмә районындагы Алтын Урда чорындагы мөселман һәйкәле Тура хан мавзолее, Шүлгәнташ музей комплекслары, Шүлгәнташ мәгарәсе.

Экспозициядә Башкортстан геройлары: халык батыры Салават Юлаев һәм Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәлләре булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас