+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
18 апрель 2025, 17:50
Салават районында Салават музее яңартыла
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават районына эш сәфәре вакытында Малаяз авылында Салават Юлаев музеенда булды.
Салават районында Салават музее яңартыла
Учреждение директоры Зилә Садыйкова музейның 1965 елда туган якны өйрәнүнең мәктәп почмагы буларак нигезләнүе турында сөйләде. 1985 елдан ул Башкортстан Республикасы Милли музееның филиалы булып тора.
Музейның аерым бинасын 1991 елда архитектор Александр Клемент проекты буенча «БНЗС» тресты идарәчесе Михаил Старцев җитәкчелегендә төзегәннәр. Бу объект өчен алар Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.
2020 елда түбә давыл аркасында зыян күргән һәм авария хәлендә. Бина үзе дә ремонт таләп итә. Монда Башкортстан Башлыгы милли батыр Салават Юлаев мирасын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бу хакта тулысынча укырга:
https://glavarb.ru/ru/news/event/v-salavatskom-rayone-moderniziruyut-muzey-salavata-yulaeva-75945/
Фото:
https://glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"