+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 апрель 2025, 07:59

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?
Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?
Башкортстанны чираттагы температура рекорды көтә. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 21 апрельдән республиканы чын-чынлап җәйге эсселек дулкыны каплаячак. Апрельдә инде һава торышы халыкны гаҗәпләндерергә өлгерде: башта - җәйге җылы, аннары кар белән кинәт салкынаю, ә хәзер — яңа температура рекорды.

Бүген термометр баганалары +19 градуска кадәр күтәреләчәк.Көндез +24, төнлә +7 градус булачак. Шуңа да карамастан, урыны белән бераз яңгыр явуы, көньяк-көнбатыштан җил көчәюе көтелә.

Иртәгә тагын да җылырак булачак: төнлә +8, +13, ә көндез һава +20 +25 градуска кадәр җылыначак. Синоптиклар явым-төшемне фаразламый диярлек. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез көчле җил исүе сакланачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас