

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова «Уфа» халыкара аэропортыннан чит ил авиаташулары географиясен киңәйтү турында сөйләде. Агымдагы елның җәйге сезонында төбәк башкаласыннан 18 юнәлеш буенча очышлар планлаштыралар, шул исәптән БДБ илләре һәм якын чит илләр – Үзбәкстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Беларусь, Грузия. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Мисырга, Төркиягә, Таиландка рейслар башкарылачак.
23 марттан «Аэрофлот» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә торган Уфа-Санья (Кытай) яңа маршруты ачылды. Ә 29 апрельдән Ред Вингс авиакомпаниясе Истанбулга атнага ике рейс эшләтеп җибәрәчәк, 1 июньнән бу юнәлештә атнага бер рейсны "ЮТэйр" өстәячәк. Уфа–Минск рейсларын башкаруны дәвам итәләр.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук «Шәһәр электричкасы» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә - «Алға» түләү системасын үстерү.
Юл йөрү өчен түләү структурасында транспорт картасы 46 процент өлеше белән беренче урында тора. Икенче позициядә - банк карталары буенча 25 процент күрсәткече белән йөрү. Аннары бердәм социаль юл йөрү билеты һәм "укучы картасы" бара.
Фото: bashinform.ru