

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетларда яңа кадрлар билгеләнү турында игълан итте. “Ике муниципалитет башлыгы ─– Илдар Нәфыйков һәм Антон Талалов үз теләге белән эштән китте. Мин Антон Владимировичка яхшы эше өчен рәхмәт белдердем. Соңгы елларда Бөре шактый үзгәрде, бизнес җанланды, һәм бу, шул исәптән, аның казанышы. Әлегә вазыйфаларны Әбҗәлил районында –─ беренче урынбасар, ә Бөре районында хакимият башлыгының махсус мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Плотников башкарачак, аннары конкурс процедуралары башланачак”, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе төбәктә яшәүче диаспоралар вәкилләре белән очрашуы турында бәян итте. Бу юнәлештә ул ил ике төп теманы билгеләде: беренчедән, төбәк хезмәт мигрантларына мохтаҗ. Икенчедән, бу –─ үзләре килеп яшәгән илнең кануннарын үтәүче кешеләр булырга тиеш. “Монысы мотлак. Шулай ук, күпчелек төбәкләрдә чит ил вәкилләре өчен эшчәнлек төрләренә чикләүләр кертелгәнен күрәбез. Без мондый карарларның берсен дә кабул итмәдек. Ләкин мин диаспораларны кисәттем: әгәр кешеләр безнең белән тату һәм килешеп яшәргә теләмәсә, кискен һәм тиз арада тиешле карарлар кабул итәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров. Әле республикада 84 меңнән артык чит ил белгече эшли.
Башкортстан Башлыгы янгын хәвефе чоры башлану сәбәпле, урманнарда янгыннарга карашы көрәшне көчәйтергә кушты. “Кайбер төбәкләрдә урман янгыннары башланды да инде. Иң мөһиме, ут казасын оператив рәвештә ачыклау һәм бетерү. Шактый авыр эш чорына әзерләнегез”, –─ диде ул.
Башкортстанда язгы кыр эшләре актив фазага керде: республиканың барлык районнары аграрийлары сезонлы эшләргә кереште. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Бүгенге көнгә басуларда 52 процент мәйданда дым каплатылган, уҗымнарны тукландыру 77 процент мәйданда башкарылган. Бер үк вакытта игенчеләр орлыкларны агулау буенча да актив эш алып бара. Төбәк бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралар орлыклары белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта, аграрийлар Башкортстанда җитештерелми торган аерым культураларның орлыкларын сатып алуны дәвам итә. Бүгенгә шикәр чөгендере орлыгы белән тәэмин ителеш – 75, көнбагышныкы белән – 78, кукурузныкы белән 82 процент тәшкил итә.
21 апрельдән Башкортстанда 2026 елга төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирү башланды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова. Тавыш бирүдә катнашучы иҗтимагый территорияләр исемлеге парк һәм скверларның торышыннан һәм төбәк халкының фикереннән чыгып төзелгән. Исемлеккә 241 территория кергән. Аларның иң күп тавыш җыйган 159ы киләсе елда реконструкциягә акча алачак. “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан 1 миллиард 164 миллион сум бүленәчәк.
Киңәшмәдә төбәк җитәкчесе хәрби каберлекләрне төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде. Ул муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итте: “Мин контрольлек итүче идарәдән хәрби дан объектлары буенча эшнең ничек алып барылуын каравын сорадым. Бүген 21 апрель. Бөек юбилейга берничә көн калды. Бу юнәлештә эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый, дип саныйм. Беренчедән, кар эреде, коры үләннәрдән чистартырга кирәк, монысы аңлашыла. Ләкин Бүздәк районында ”Беркем дә онытылмый. Бернәрсә дә онытылмый” язуында хәреф булмау кебек очраклар белән нишләргә? Яки, мәсәлән, Мәләвездәге Дан паркында плитә ватылган. Проблема нәрсәдә? Шунда ук разведчиклар һәйкәле янында ертылган флаглар. Тәртипсезлек. Һәр муниципалитетта мондый җитешсезлекләр бар. Әгәр сез хәзер акча юк дип әйтәсез икән, шунда ук гариза языгыз һәм китегез”, ─– диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Премьер-министр урынбасары Рөстәм Газизовка бүген үк объектларны тикшерергә, барлык җитешсезлекләрне өйрәнергә һәм ВКС җыярга кушты. Башкарылган эшләр буенча доклад 5 майга тәгаенләнде. “Бик күп торак пунктларда булам. Кагыйдә буларак, хәтта кечкенә авылларда да кешеләр үзләре чыга һәм тәртип урнаштыра”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Уфада исә 12 майдан Ленин паркын реконструкцияләү башлана. Ремонт эшләре барган арада ул халык өчен тулысынча ябылачак.