+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2025, 08:05

Транспорт мәсьәләләре каралды

21 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Транспорт сәгате»н үткәрде. Көн тәртибендә - җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүне үстерү мәсьәләләре.

Транспорт мәсьәләләре каралдыТранспорт мәсьәләләре каралды
Транспорт мәсьәләләре каралды
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова «Уфа» Халыкара аэропортыннан чит ил авиаташулары географиясен киңәйтү турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бу сегментта пассажирлар агымы үсеш күрсәтә.

Җәйге сезонда төбәк башкаласыннан 18 юнәлеш буенча очышлар планлаштыралар, шул исәптән БДБ илләре һәм якын чит илләр – Үзбәкстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Беларусь, Грузиягә. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Мисырга, Төркиягә, Таиландка рейслар башкарылачак. 23 марттан «Аэрофлот» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә торган Уфа – Санья (Кытай) яңа маршруты ачылды.

29 апрельдән "Ред Вингс" авиакомпаниясе Истанбулга атнага ике рейс эшләтеп җибәрәчәк, 1 июньнән бу юнәлештә атнага бер рейсны "ЮТэйр" өстәячәк. Уфа–Минск рейсларын башкаруны дәвам итәләр. Белоруссия башкаласына очышлар 24 мартта башланды. Беренче ике атнада дүрт рейс башкарылган, 706 пассажир очкан.

Шулай ук республикада Минскига рейсның икенче ешлыгын эшләтеп җибәрү буенча да эш алып барыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа маршрутлар буенча тәкъдимнәр эшләргә кушты, шул исәптән Сухумга (Абхазия).

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, «Шәһәр электричкасы» проектын гамәлгә ашыру һәм Уфада транспорт-күчеп утыру узелларын үстерү турында фикер алышты. Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр иткәнчә, Башкортстан территориясендә соңгы биш елда хәрәкәт составының 70 проценттан артыгы яңартылган. Республикага 88 яңа вагон кайтты, шул исәптән алты состав – «Ласточка» һәм ике состав - «Финист» электропоезды.

Киңәшмәнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә - «Алга» юл йөрү өчен түләү системасын үстерү. Республиканың санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр иткәнчә, 2019 елдан төбәктә «Алга» кушымтасы белән 2,5 млннан артык карта чыгарылган. Алар арасында - 976 мең транспорт картасы, 743 мең укучы картасы, шулай ук бердәм социаль юл йөрү билетлары.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас