+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2025, 10:25

Владимир Путин "Хезмәт итү" премиясе җиңүчесен бүләкләде

Президент Владимир Путин "Россия" Милли үзәгендә "Батырлык һәм героизм - Ватанга хезмәт итү" номинациясендә "Хезмәт итү" премиясе җиңүчеләрен бүләкләде.

Владимир Путин "Хезмәт итү" премиясе җиңүчесен бүләкләдеВладимир Путин "Хезмәт итү" премиясе җиңүчесен бүләкләде
Владимир Путин "Хезмәт итү" премиясе җиңүчесен бүләкләде
Мәскәүдә «Кече ватан - Русия көче» форумында «Хезмәт итү» Бөтенрусия премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкне "Батырлык һәм героизм - Ватанга хезмәт итү хакына" номинациясендә Белгород өлкәсе Вейделевск районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Владимир Таранцов алды. Премияне Русия Президенты Владимир Путин тапшырды.

"Хезмәт итү" премиясе 2023 елда дәүләт башлыгы кушуы буенча гамәлгә куелды. Ул 10 номинацияне үз эченә ала һәм урындагы үзидарәне актив үстерүче кешеләрнең казанышларын билгеләп үтә. Быел катнашуга илнең барлык төбәкләреннән 41 меңнән артык гариза килгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстаннан ике проект премиянең топ-100енә керде: алар - махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итү буенча “СВОи Иглино” башлангычы һәм яшьләр арасында остазлыкны үстерүгә юнәлтелгән “Яшьләр Советы - булачак парламентарийлар өчен уку мәйданчыгы” дип аталган Стәрлетамак проекты.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас