Утырышта районның юл челтәрен яңарту буенча планнар билгеләнде. Тәү чиратта искергән юл билгеләрен һәм светофорларны алмаштыру, заманча яктырту системалары кую, җәяүлеләр юллары һәм тротуарлар төзү, шулай ук, юл өслеген тәртипкә китерү бурычы куелды. Бу чаралар юл хәрәкәтендә катнашучы автомобильчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән.
Моннан тыш, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү, шул исәптән тизлек режимын һәм парковка кагыйдәләрен үтәүне контрольгә алуны көчәйтергә кирәклегенә басым ясалды.