+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 апрель 2025, 06:37

Үзебез идарә итәбез!

Архангель районында узган XV “Управдом” форумы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгына әверелде.

Үзебез идарә итәбез!Үзебез идарә итәбез!
Үзебез идарә итәбез!
Чарада торак-коммуналь хуҗалыкның төрле юнәлешләре буенча җаваплы шәхесләр, шул исәптән капиталь ремонт буенча төбәк операторы вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, депутатлар, шулай ук, су, ут һәм җылылык белән тәэмин итүче, чүп чыгару өчен җаваплы предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Форум барышында торак-коммуналь хуҗалыктагы көндәлек мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру һәм түләүләр белән бәйле мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Төп игътибар капиталь ремонт өчен түләүләр һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләренә юнәлтелде.
Чараның мөһим өлеше – ачык диалог, аның барышында район халкы, кызыксындырган сорауларын биреп, белгечләрдән тулы җавап алды.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас