

Ишегалларын, урамнарны, җәмәгать урыннарын җыештыруга битараф булмаган гражданнар, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, республика хакимият органнары җитәкчеләре чыкты.
Халык йорт яны территорияләрен тәртипкә китерде, чәчәк түтәлләрен, җәяүлеләр юлларын җыештырды. Өмәләр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча төзелгән иҗтимагый территорияләрдә дә, быел төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенрусия тавыш бирүенә куелган территорияләрдә дә узды.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26642/