

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген көндез урыны белән бераз кар, яңгыр ява. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән бик көчле. Көндез температура +5, +10° булачак.
Чәршәмбе көнне, 30 апрельдә, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр, көньяк-көнчыгышта явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы 0, +5°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -3°, көндез +9, +14°.
Пәнҗешәмбе көнне, 1 майда, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә +1, +6°, көндез +10, +15 градус булачак.
Автор фотосы.