+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 апрель 2025, 05:45

«Яңа заман өчен көчле идеяләр»

Башкортстан «Яңа заман өчен көчле идеяләр» федераль форумына юнәлтелгән башлангычлар саны буенча алдынгы урыннарны саклый.

«Яңа заман өчен көчле идеяләр»«Яңа заман өчен көчле идеяләр»
«Яңа заман өчен көчле идеяләр»
Республика идеяләре Русия субъектларыннан бирелгән башлангычларның гомум санының 23 процентын тәшкил итте. Бу хакта Башкортстан муниципалитетларының хакимият башлыклары белән төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмә барышында билгеле булды. Республика Министрлар Кабинеты җитәкчесе сүзләренә караганда, форумда җиңүчеләрнең проектлары федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә ярдәм ала.

- Безнең төп бурыч - инициативалы кешеләрнең бергәлеген булдыру һәм ил үсешенә, 2030 елга кадәр милли максатларга ирешүгә әһәмиятле өлеш кертергә сәләтле 100 көчле тәкъдимне берләштерү. Республика конкурста һәрвакыт актив катнашты. Әйтик, узган ел Башкортстанда яшәүчеләрнең 51 инициативасы Русиянең иң яхшы идеяләре Топ-1000 гә керде. Шуларның бишесе - иң яхшы идеяләр йөзлегенә, ә берсе Русия Президентына тәкъдим ителде, - дип ассызыклады Андрей Назаров.


Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас