

Тантаналы чарада республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәкнең Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, шәһәр хакимияте, министрлыклар һәм ведомстволар, Уфа предприятиеләре вәкилләре, шулай ук ветераннар, хезмәт династияләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Башкортстан Башлыгы республика халкын бәйрәм белән котлады һәм якташларының Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен күрсәткән хезмәт батырлыкларының әһәмиятен билгеләп үтте.
– Бу көннәрдә без тылда җиңү яулаган һәркемгә истәлек бурычын түлибез һәм аларга зур рәхмәт әйтәбез, – диде Радий Хәбиров. – Быел республикабыз өчен шатлыклы вакыйга булды. Русия Президенты Указы белән Башкортстанның тагын бер шәһәре – Ишембай хезмәт батырлыгы шәһәре дип игълан ителде.
Стелага чәчәкләрне танылган хезмәт династиясе Обухов-Самойловлар вәкиле Сергей Обухов та салды. Ул республика җитәкчелегенә үз хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтучыларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм буыннар дәвамчанлыгының мөһимлеген ассызыклады. Обухов-Самойловлар династиясе ОДК-УМПО – Ватан авиация двигателе төзелеше флагманы белән бәйле. Аның вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары, инженерлар, рационализаторлар, остазлар.
***
Башкортстан Башлыгы шулай ук «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янында иҗтимагый киңлек үсеше белән танышты. Монда, аерым алганда, М-105пф авиация двигателе урнаштырганнар, аның белән 1940нчы еллар истребительләрен җиһазлаганнар. Бу Бөек Ватан сугышының иң киңкүләм моторы иде. 1942 елдан 1945 елга кадәр Уфада шундый 35 меңнән артык агрегат җитештерелә. Моннан тыш, мәйданчыкта Башкортстан сәнәгате тармакларын үстерү символы буларак нефть заводы һәм кораб якорьлары куелган.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев территориянең киләчәк үсеше перспективалары турында сөйләде. Республика Башлыгы кушуы буенча монда ачык һавада сквер һәм музей төзергә планлаштыралар. Халык бронепоездны, токарь станокларын, сугыш чоры автомобильләрен күрә алачак.
***
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында республика тылы хезмәтчәннәренең батырлыгының әһәмиятен ассызыклады.
- Бөек Ватан сугышы вакытында Башкортстанда фронт өчен күпме эшләр башкарылганын бөтен кеше дә белми. Мәсәлән, бездә «Катюша»ны чыгардылар, яралылар өчен дистәләгән госпитальләр эшләде, – диде Радий Хәбиров. - Ишембайны алсак, Ишембай нефтендә хәрби казанышлар күп булды. Быел без бу шәһәрдә дә хезмәт батырлыгы стеласын урнаштырырга керешәчәкбез.
Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.