+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Май 2025, 04:40

25 градуска кадәр җылытачак!

Синоптиклар алдагы атнага матур көннәр вәгъдә итә.

25 градуска кадәр җылытачак!25 градуска кадәр җылытачак!
25 градуска кадәр җылытачак!

Алдагы көннәрдә Башкортстанда +25 градуска кадәр җылытачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 4 майда, урыны белән республикада бераз яңгыр явып үтәчәк. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +13,+18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Дүшәмбе, 5 майда, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, таулы һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +2 градус кына булачак, көндез +20,+25 градуска кадәр җылытачак.

Сишәмбе, 6 майда, шулай ук сизелерлек явым-төшем булмаячак, көндез урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, таулы һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +2, көндез +20,+25 градуска кадәр җылытачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас