Башкортстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә.
Бу хакта "Башгидромет" хәбәр итә. Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, уртача. Һава температурасы +15, +20°С.
11 майда төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез кыска вакытлы, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Төнлә алмашынучан юнәлештәге җил, көндез көньяк-көнчыгыштан, көнбатышка күчеп, уртача җил, яшен вакытында көчле җил көтелә.
Һава температурасы төнлә +6, +11°С, көндез +14, +19°С, көньяк-көнчыгышта +24°С. Алга таба шушындый һава торышы сакланачак.