

Аның барышында "Балаларга өстәмә белем бирү педагогының профессиональ портфеле: әзерлектән үсешкә кадәр" форумы да үтте.
Фойеда республика халыкларының милли киемнәрдәге курчаклардан торган "Төзү барышында яшәргә өйрәнәбез" дигән бай эчтәлекле күргәзмә эшләнде, аларны һәркем кызыксынып карады. Моннан тыш, Башкортстан милли уен кораллары оркестры дәртле көйләр уйнады.
Башкортстанның мәгариф һәм фән минстры Илдар Мәүлетбирдин билгеләвенчә, бүген биредә балаларның йөрәкләренә юл яручы остазлар, бәләкәчләргә үзләренең сәләтен ачарга ярдәм итүче педагоглар җыелган.
– Балаларга өстәмә белем бирү мәгарифнең бер тармагы гына түгел, ә тулысынча зур дөнья ул, – диде Илдар Марат улы. – Педагоглар буш вакытларында, эштән соң да бәләкәчләр белән бергә булып, төрле юнәлештә җитди шөгыльләнә. Зур йөрәклеләр генә шулай эшли аладыр. Балалар белән уртак тел таба алуыгыз сокландыра. Үзем дә өч бала әтисе буларак, шуны әйтә алам: өстәмә белем бирү - ул бөтен гаиләне берләштерә, аны дисциплинага өйрәтә. Конкурс, чыннан, яңа йолдызчыклар ачсын, талантлылар ачыклансын, кунаклар Уфа шәһәреннән туган якларына бай тәэссоратлар белән кайтсын иде, - диде ул.
Гомумрусия мәгариф профсоюзы рәисе Лариса Солодилова чараны оештыруга күп көч салган өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтен әйтте. "Арктур" 2015 елда Салехард шәһәрендә бик уңышлы узган, ә беренче тапкыр Калининградта уздырылган. Шушы вакыт эчендә анда ике мең ярым кеше катнашкан, шуның 550 се - лауреат, 95 педагог җиңүче булган.
– Без көчле илдә яшибез, аны яратабыз, аның үзенчәлеге дә шунда – Ватаныбызның үсешенә һәрберебез саллы өлеш кертә, – диде Лариса Александровна. – Мәңгелек кыйммәтләрне саклыйбыз һәм киләчәк буынга җиткерәбез. Агымдагы ел Русия Президенты указы нигезендә "Ватанны саклаучылар елы" дип аталды, мәгариф хезмәткәрләре аны тулысынча хуплый.
Чара барышында "Ватанны саклаучылар елы"на багышланган "Венец России" дигән видеоролик күрсәтелде.