+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Май 2025, 05:45

Ярминкәгә рәхим итегез!

Башкортстанда эшкә урнаштыру бөтенрусия ярминкәсенең федераль этабы үтәчәк.

2025 елның 27 июнендә Башкортстан шәһәр һәм районнарында “Работа России. Время возможностей” бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсенең һәм “ПрофФест” абруйлы һөнәрләр фестиваленең федераль этаплары үтәчәк.

Чаралар предприятиеләрдәге кадрлар кытлыгын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, яшьләргә эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр ачылачак. Ярминкәдә катнашучылар республиканың алдынгы предприятиеләрендәге һөнәрләр белән таныша алачак. Ярминкәгә килүчеләрне төрле мастер-класслар, уеннар, профдиагностикалар көтә.

Ярминкәнең төбәк этабы 18 апрельдә үтте. Анда 29,8 мең кеше җыелды һәм аларга 900 эш бирүче 15,8 мең эш урыны тәкъдим итте. Ул вакансияләр “Работа России” платформасына куелган.

Ярминкәнең федераль этабында катнашыр өчен 20 майга кадәр гариза бирергә кирәк.

Чыганак: mgazeta.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас