+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Май 2025, 06:37

Китап бәйрәмендә дәреслекләрне арзанрак хакка алып булачак

30 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстан башкаласында иң зур китап һәм укучы бәйрәме – «Китап бәйрәме» III халыкара ярминкәсе узачак.

Китап бәйрәмендә дәреслекләрне арзанрак хакка алып булачакКитап бәйрәмендә дәреслекләрне арзанрак хакка алып булачак
Китап бәйрәмендә дәреслекләрне арзанрак хакка алып булачак

 

Бу вакыйга бөтен Русия һәм якын чит ил китап нәшриятлары, язучылары һәм укучылары өчен җәлеп итү ноктасына әверелде.

«Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе көннәрендә килүчеләр нәшриятларның махсус тәкъдимнәреннән файдаланып, өстәмә белем бирү буенча дәфтәрләр һәм уку әдәбияты сатып ала алачак.

Әйтик, «Китап» нәшрияты башкорт әлифбалы иллюстрацияле плакатны ярты бәягә сатып алырга тәкъдим итә.

«Мозаика паркы» нәшрияты «Мәктәпкә әзерләнәбез» эш дәфтәрләренең бөтен сериясенә 10 проент ташлама бирәчәк.
Шундый ук ташламаны «Коми республика типографиясе» җәмгыяте «Мавыктыргыч экология, яки бумеранг эффекты» басмаларына гарантияли.

Эдуард Бирдин нәшрияты тиз уку һәм тиз санауга багышланган берничә укыту методик әсбап тәкъдим итәчәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас