

Бакыр запаслары расланган очракта, предприятие тау-баектыру комбинаты төзергә планлаштыра, ул районны эш урыннары белән тәэмин итәчәк, урындагы казнаны салымнар белән тулыландырачак һәм социаль өлкәне ныгытачак.
- Геологик разведка эшләре тәмамланганнан соң бакыр запаслары расланса, безнең эшчәнлегебез, әлбәттә, яңа эш урыннары булдырудан башлап, урындагы бюджетларга түләүләргә кадәр төбәк үсешенә уңай йогынты ясаячак, - диде "Салаватское" предприятиесе директоры Таһир Бәхтигәрәев. - Шулай ук, без социаль характердагы мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашачакбыз.
Нинди җитештерү күләмнәре турында сүз бара соң? Бу берничә ай вакыт алачак эзләнүләрдән соң билгеле булачак. Фаразлар буенча, участокта 208,7 миллион тонна мәгъдән һәм 992,6 мең тонна бакыр булырга мөмкин. Эшкәртү күләме – елына 10 миллион тонна мәгъдән. Предприятие бакыр концентраты җитештерәчәк дип көтелә.
Спикер фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру вакытында урындагы бюджет елына 250 миллион сум алачак, ә бөтен эш дәверендә бу сумма 26 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акча урындагы хакимиятләргә сәламәтлек саклау өлкәсен яхшыртырга, юлларны ремонтларга һәм, гомумән, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
- Проектны гамәлгә ашырганда мең ярымга якын яңа эш урыны булдырылачак, ә кадрлар Әбҗәлил районы кешеләре арасыннан җәлеп ителәчәк, - дип өстәде Таһир Бәхтигәрәев. - Минем уйлавымча, хәзер вахта ысулы белән өйләреннән еракта эшләүче кешеләрнең күбесе үз районнарына әйләнеп кайтачак һәм кече ватанында уңышлы эшләячәк.
Бакыр запаслары расланган һәм производство булдырылган очракта, инвестор урындагы халыкка югары көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы, ышанычлы социаль пакет, медицина гарантияләре һәм реаль карьера үсеше мөмкинлеге бирәчәк.
Шул ук вакытта кыска вакыт эчендә Интернет челтәре төрле мәгълүмат һәм фикерләр белән тулды. "Салаватское" директоры Таһир Бәхтигәрәев һәм "Русская медная компания"нең экологик хәвефсезлек идарәсе башлыгы Алексей Воробьев халыкта булган шомлыкны һәм таратылган фейкларны юкка чыгарырлык дәлилләр һәм фактлар китерде.
- Әлбәттә, мондый комбинатлар беркайчан да булмаган территориядә һәрвакыт шикләр, борчылулар туа. Бу максатлар өчен без биредә, район хакимиятендә, авыл Советларында булабыз, анда булачак проектны ачыктан-ачык күрсәтәбез, дулкынландыргыч сорауларга җавап бирәбез. Еш кына кешеләр социаль челтәрләрдә таратыла торган мифларны яңгырата. Алар - суга, туфракка, үсемлекләр дөньясына кагылышлы сораулар. Аларның барысына да анык җавап бирәбез һәм бу мифларны бетерәбез. Кешеләр проектка төрлечә карый. Кемдер аңлый, кемдер шикләнә, - ди Таһир Бәхтигәрәев.
- ГОК төзелеше һәм аны эксплуатацияләү табигатькә сакчыл караш белән алып барылачак. Ул су объектларына һәм тауларга кагылмаячак. Асылда, ихтимал булган зыянны киметү өчен тузанны басу технологияләре кулланыла - барлык тузанлы өслекләр сугарыла, барлык руда ташу урыннары максималь ябык итеп төзелә, транспортлау ябык рәвештә башкарыла. Тузан чыгару 99 проценттан артыкка кими. Су объектларына йогынты йомык су әйләнеше системасын кертү исәбенә ясалмый. ГОКта барлыкка килгән барлык су (карьер, яңгыр һәм хуҗалык-көнкүреш сулары) җыела, чистартыла һәм, беркая да читкә чыгарылмыйча, даими рәвештә технологияләрдә әйләнә, кабаттан файдаланыла. Җитештерү тәмамланганнан соң, рекультивация үткәрелә. Барлык җитештерү объектлары сүтелә, чыгарыла, туфракның уңдырышлы катламы салына, үсемлекләр һәм үләннәр утыртыла, территория максималь беренчел халәткә китерелә, – диде Алексей Воробьев.