Бу атнада Русиянең 19 субъектында майга гадәти булган һава температурасы 5-9 градуска югарырак булуы көтелә. Бу хакта Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
"Ял көннәрендә һава температурасы нормадан 5-8 градуска югарырак Төньяк-көнбатыш федераль округы төбәкләрендә: Архангельск, Калининград, Вологда, Мурманск өлкәләрендә һәм Карелиядә фаразлана. Санап үтелгән субъектларда һава температурасы 21-25 градус җылы булачак, Мурманск өлкәсендә бераз түбәнрәк — 17-19, әмма бу нормадан күпкә югарырак", — диде ул.
Вильфанд аңлатканча, 21-24 майда Себердә температура нормадан 5-9 градуска югарырак көтелә. Һава температурасы 26-33 градус тирәсе торачак.
Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә 7 градуска кадәр төнге кыраулар булырга мөмкин. Красноярск краенда, Тыва һәм Хакасиядә атна ахырына кадәр һава температурасы 26 градустан югары булачак.
Бурятиядә һәм Якутиядә 22-25 майда һава температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак булачак, 26-32 градуска кадәр күтәреләчәк. Мондый җәйге күрсәткечләр Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә «куәтле» җылылык агымнары белән бәйле.
Шунысы сөенечле, алдагы атнада республикада җылы, җәйге көннәр башланачак. Синоптиклар белдерүенчә, һава температурасы көндез 27-28 градуска кадәр җитәчәк.
Автор фотосы.