+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 Май 2025, 10:53

Әбҗәлил районында ни хәлләр бар?

Урал аръягында яңа тау-баектыру комбинаты төзү ихтималлыгы турында фикер алышу бара. Ул урындагы халыкка нәрсә бирәчәк: экология проблемаларымы, әллә икътисади үсешме? Ачыклык кертеп карыйк.

Сүз нәрсә турында бара?

Республиканың Әбҗәлил районында Салават бакыр яткылыгын геологлар узган гасыр уртасында ача, ул Салават-совхоз утары янында урнашкан. Элегрәк монда 200 кеше яшәгән, әмма вакыт узу белән алар цивилизациягә якынрак урыннарга таралышкан. Ә бакыр яткылыклары тикшерелмәгән булып калган. Эш шунда, бакыр рудалары төрле типта була. Мәсәлән, Сибайда һәм Учалыда бакыр-колчедан яткылыклары бар, ә Әбҗәлил районындагысы ─ бакыр-порфир яткылыгы. Беренче очракта рудада бакыр микъдары 3,5 процентка кадәр тәшкил итә, икенче очракта — 0,5 проценттан артмый. Өстәвенә, бакыр-колчедан рудасында башка компонентлар да күп — күкерт, цинк һ.б., ә бакыр-порфир рудасы бу җәһәттән күпкә ярлырак (әйткәндәй, шуңа да аны эшкәрткәндә зарарлы матдәләр табигатькә чыкмый). Шул рәвешле, Салават яткылыгын стратегик әһәмияткә ия булганнар исемлегенә кертсәләр дә, озак вакыт аңа тотынмаганнар. Хәзер исә бакырга ихтыяҗ арту сәбәпле (фаразлар буенча, 2040 елга дөньяда бакырга ихтыяҗ ике тапкыр диярлек артачак) бакыр-порфир яткылыкларына да күбрәк игътибар бирә башладылар.

2019 елда Салават бакыр рудасы участогыннан файдалану хокукына лицензияне «Салават» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алды. Участокның мәйданы ─ 229 гектар. Якынча фаразлар буенча, монда 1 миллион тоннага якын бакыр булырга мөмкин. Тау-баектыру комбинаты төзелешенә предприятие 40 миллиард сум акча салырга әзер.

Карарны геологик разведкадан соң кабул итәчәкләр

Соңгы вакытта компания тау-баектыру комбинаты төзелешенә кереште, карьерны актив эшкәртә, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Бу алай түгел. «Салават» предприятиесе директоры Таһир Бәхтегәрәев аңлатуынча, яткылыкны эшкәртү берничә этапны үз эченә ала. Аларның беренчесе ─ геологик разведка.

─ Аның нәтиҗәләре безгә булачак тау-баектыру комбинатының икътисади нәтиҗәлелеген күрсәтәчәк, ─ ди Таһир Бәхтегәрәев. ─ Бакыр запаслары расланса, яткылыкларны эшкәртү һәм тау-баектыру фабрикасы төзү проектын әзерләячәкбез. Арытаба проект Мәскәүдә экспертиза узарга тиеш. Анда бәйсез экспертлар сәнәгать хәвефсезлеге һәм экологик янауларга бәйле барлык мәсьәләләрне дә җентекле тикшерәчәк, шуннан соң  мотлак рәвештә проект турында җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак.

Имеш-мимешләрне профессиональ провокаторлар тарата

Әле, башлангыч этапта ук, компания җитәкчелеге инициатива, икеяклы сөйләшүләргә әзерлек күрсәтә: халык белән очраша, матбугат конференцияләре үткәрә, алда торган эшнең барлык нечкәлекләрен аңлата. Кешеләр никадәр күбрәк дөрес мәгълүмат алса, урман янгыннары тизлегендә таралучы имеш-мимешләр өчен сәбәпләр шулкадәр азрак калачак. Һәм, тәҗрибә күрсәтүенчә, мондый янгыннар өчен «шырпы» еш кына чит кешеләр: я көндәшләр, я төбәктәге хәлне какшатырга тырышучы сәяси эшлеклеләр кулында була.

Кайнар темага тиз арада протест хәрәкәтләрен оештыруда акча эшләүче чит ил агентлары, төрле псевдо-активистлар тотынды, алар өчен патриотик башлангычлары һәм СВОга ярдәм белән дан тотучы Башкортстан тамакка кадалган сөяк кебек. Аларның технологияләре күптән билгеле һәм төрлелеге белән аерылмый: телеграм-каналлар булдыру, халык арасында коткы тарату, протестка күтәрү, ә үзләре күләгәдә калу. Протест белдерүчеләрнең алдагы язмышы аларны аз гына да борчымый. Баймак вакыйгаларыннан соң да шулай булды, провокаторлар кешеләрне урамга чыгарды һәм тирә-юньдәге бөтен нәрсәне җимерергә юнәлтте, хулиганнарга карата җинаять эшләре кузгаттылар, ә алар үзләре чит илгә качты.

Экология ─ бик нечкә тема, монда хис-кичерешләргә бирелергә бик җиңел. Шуңа күрә, чит кулларда уенчыкка әверелмәс өчен, урындагы халыкка теләсә нинди лозунгларга һәм таратылучы имеш-мимешләргә акыл белән карарга, ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска кирәк. Компания дә, урындагы хакимият тә барлык мәсьәләләрне һәм тәкъдимнәрне тыңларга, фикер алышырга әзер. Хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне дә сөйләшү барышында һәрвакыт хәл итәргә мөмкин.

Урындагы халык нәрсә өчен борчыла?

Барыннан да элек, кешеләрне җир асты суларының, Яктыкүлнең, районны гына түгел, Магнитогорск белән Сибайны да эчәр су белән тәэмин итүче Олы һәм Кече Кызыл елгаларының пычрануы хафага сала. Бу су объектларының әһәмиятен яхшы аңлап, компания вәкилләре инешләргә, елгаларга һәм күлләргә пычрак суларның агып төшүенә юл куелмаячак дип ышандыра. Җитештерү ихтыяҗлары өчен барлык кирәкле су су белән тәэмин итүнең әйләнеш системасында булачак, ягъни аны кулланалар, чистарталар һәм кабат кулланалар.

Борчылуларның тагын бер сәбәбе себер түләмәсе белән бәйле: халык арасында яткылык янында авыру терлекләрне күмгәннәр, дигән сүзләр йөри. Әмма, ветеринарлар хәбәр итүенчә, бу территориядә үләт базы юк. 1959 елда себер түләмәсе йоктыру очрагы булган, ләкин терлекләрне һәм терлек асралган барлык корылмаларны яндырганнар, ә яндыру урынын бетонлаганнар. Өстәвенә, торак пункт фаразланган производство мәйданчыгыннан 8 километрдан артык ераклыкта урнашкан. Табигать объектлары да шактый ераклыкта урнашкан: Кырктытау сыртына кадәр — 5, Яктыкүлгә кадәр 12 километр.

Табигатьне сакларга яңа технологияләр ярдәм итәчәк

Әбҗәлил районы халкының яңа сәнәгать производствосына бәйле борчылулары аңлашыла. Туган якның табигый матурлыгын саклау ─ һәркемнең бурычы. Ләкин монда мәсьәләнең икенче ягы да бар: яшьләр эш булмау сәбәпле, уңайлы яшәү шартлары артыннан туган җирләреннән китсә, мирасыбызны кемгә тапшырырбыз? Өстәвенә, заманча технологияләр ике арада ─ яңа эш урыннарымы, әллә экологияме ─ бәргәләнмәскә мөмкинлек бирә. Бу ике төшенчә бүген   бер-берсе белән бик яхшы сыешып яши. Кайчандыр Русиянең иң пычрак шәһәре булган Карабаш тарихын искә төшерү дә җитә. Анда җаваплы бизнес килгәннән соң экологиягә бәйле вәзгыять тамырдан үзгәрде. Җиһазларны яңарттылар, газ чистартуның заманча системасын керттеләр, су әйләнешенең ябык циклын кулланалар. Хәзер Марс пейзажлары урынына шәһәрдә төзекләндерелгән парклар барлыкка килде, торак, социаль объектлар төзелә.

Әбҗәлил районы белән янәшә тагын бер уңай мисал да бар ─ Томинск тау-металлургия комбинаты, анда экскурсия белән теләгән һәркем килә һәм заманча предприятиеләрнең ничек эшләвен күрә ала.   

─ Фабрика дигәндә торбалар, төтен, производство күз алдына килә. Дөресен генә әйткәндә, мин дә шулай уйлый идем, ─ дип уртаклаша Әбҗәлил районында яшәүче Рәфкать Абдуллин.

Кайчандыр ул бакыр чыгаруга каршы актив чыгыш ясаган, ләкин Томинск комбинатында булганнан соң карашын үзгәрткән һәм хәтта анда конвейер машинисты булып эшкә урнашкан. Хәзер ул якташларын ерак вахта урынына йорт янындагы эшне сайларга    агитацияли.

─ Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, ─ ди авыл кешесе. ─ Мондый предприятиеләр ерак районнар өчен бик мөһим дип саныйм.

 

Предприятие районның иң эре салым түләүчесе булачак

Томинск тау-баектыру комбинаты Чиләбе өлкәсе, шулай ук якындагы башкорт авылларында яшәүчеләргә меңнән артык эш урыны биргән, тагын меңгә якын кеше предприятие подрядчыларында эшли. Комбинат урындагы бюджетка салымнар түли, бу акчага юллар, дәваханәләр, яңа мәктәпләр төзелә. 2016 елдан компания хәйрия проектларына 2 миллиард сумнан артык акча юнәлткән, балалар бакчалары, физкультура комплекслары, бассейннар, кинотеатрлар, скейт-парклар төзи.  

Яңа комбинат төзү Әбҗәлил районына да шундый ук үсеш бирәчәк. Компаниядә исәпләүләр буенча, проект гамәлгә ашырылган очракта, предприятие районның иң эре салым түләүчесе булачак, ул урындагы бюджетка ел саен 250 миллион сум күчерәчәк, ә барлык салым түләүләре суммасы 26 миллиард сум тәшкил итәчәк. Биредә 1,5 мең кеше эшкә урнаша алачак. Хезмәткәрләрне урындагы халыктан тупларга уйлыйлар, моның өчен махсус укыту программалары эшләгәннәр. Инде хәзер үк «Салават»  җәмгыяте балаларның эшче һөнәрләр белән кызыксынуын арттыру һәм үзләренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Гыйлем» олимпиадасына актив ярдәм итә. Шул ук максат белән компания Әбҗәлил районыннан укучыларны тау белгечлекләре буенча белем алырга Уфа, Екатеринбург, Магнитогорскиның әйдәүче югары уку йортларына, профильле колледжларга җибәрергә дә әзер. Яңа производствоны ачу район халкының миграциясен 10 мең кешегә киметәчәк.

Читайте нас