Утырышны ачып, Премьер-министр муниципалитет үсешенә бәйле мәсьәләләрнең шактый өлеше Башкортстан Башлыгының һәм республика Хөкүмәтенең турыдан-туры контролендә булуын билгеләп үтте. Контроль йөкләмәләр аерым социаль һәм инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау белән бәйле.
- 2022 елда без Темәс авылын инфраструктур үстерү буенча «юл картасын» расладык. Аңа 2026 елга кадәр гамәлгә ашыру срогы белән 32 чара кертелгән. 65 чакрым озынлыктагы газ белән тәэмин итү челтәре төзелеп бетте - 565 йорт хуҗасы газлаштырылды, күпер корылмаларына капиталь ремонт ясалды, Ш.Бабич, Н.Вәлиева, Лесхоз урамнарына асфальт түшәлде, 378 яктырткыч урнаштырылды. Шулай ук якындагы территорияне төзекләндерү белән Темәс психоневрология интернат һәм урта мәктәп капиталь ремонтланды. Күпфункцияле комплекс төзелде, анда почта, МФЦ, Саклык банкы, полиция участогы, авыл китапханәсе урнашкан, Темәс тарих-туган якны өйрәнү музее реконструкцияләнгән, - дип санап үтте Андрей Назаров.
Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук эшләрне тәмамларга кирәк булган проблемалы объектларны - Баймакта түбәле шугалак һәм Темәс авылында физкультура-савыктыру комплексы төзелешен әйтте. Моннан тыш, Баймакта диагностик медицина үзәге төзү һәм Мерәстә модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштыру планлаштырыла.
Аннары Премьер-министр Баймак районының социаль-икътисади үсешенең аерым аспектларына тукталды. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 15 процентка (115,4 прорцент) арткан һәм 6,9 млрд. сум тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Районда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем үсеше 10 процентка арткан, республика буенча бу күрсәткеч уртача 6,8 процент тәшкил итә.
Кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Актив фазада хәзер 8,7 млрд сумлык 10 инициатива. Алар 750 эш урыны булдыруны күздә тота.
Районның социаль-икътисади үсешенең төп аспектлары турында Баймак районы хакимияте башлыгы Азамат Идрисов җентекләп сөйләде. Үз чыгышында ул районның бөртекле культуралар, шулай ук сөт, ит һәм кымыз җитештерү буенча алдынгыларның берсе булуын билгеләп үтте. 2024 елда ашлыкның тулай җыемы буенча Баймак районы республикада икенче урынны алды, бөртекле культураларның уңышы гектардан 21 центнерга җитте.
Фото: pravitelstvorb.ru