+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 Май 2025, 05:55

Хаклар артканнан-арта...

Башкортстанда яшелчәләр бәя рекордларын куя.

Хаклар артканнан-арта...Хаклар артканнан-арта...
Хаклар артканнан-арта...
Борщ яратучыларга җитди чыгымнарга әзерләнергә кирәк булачак. Башкортстанда яшелчәләр бәя рекордларын куя. Гади генә кәбестә кыйммәтләнү буенча лидер булып тора, бу яшелчәнең бәясе 69,6 процентка арткан. Күпләр яратып ашаган кәбестәнең бер килограммы хәзер 69,77 сумга төшәчәк.
Ә менә бәрәңгедән башка русиялеләрнең рационын күз алдына да китерү кыен. Бу татлы тамыр 58,1 процентка кыйммәтләнгән, һәм хәзер бер килограммы өчен уртача 74,35 сум бирергә туры киләчәк. «Яшелчә өчлеген» суган йомгаклый, ул 48,9 процентка арткан. Суганның килограммы 67,19 сум тора.
Яшелчәләргә генә хаклар кинәт шулай артмаган икән. “Росстат” мәгълүматларына караганда, республикада иң кыйммәтләнгән азык-төлек исемлегендә: кишер — 51,04 сум (+46,3 процент), туңдырылган балык — 292,29 сум (+12,3 процент), сыер ите — 634,59 сум (+10,3 процент), алма — 133,32 сум (+9,9 процент), каймак — 332,36 сум (+8,9 процент), аракы — 819,86 сум (+8,3 процент), маргарин — 256,65 сум (+8,1 процент).
Экспертлар яшелчәләрнең кыйммәтләнүен сезонлы сәбәпләр, уңышның аз булуы һәм башка кыенлыклар белән бәйли.

Фото: crimea.ria.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас