Бүген, 24 майда, иртән үк кайгылы хәбәр килеп иреште. Озакка сузылган авырудан соң, хезмәттәшебез, барлык гомерен “Кызыл таң” гәзитенә багышлаган билгеле журналист, милләтпәрвәр шәхес Сәетгалиев Идрис Мөдәрис улы вафат булды.
Идрис Сәетгалиев 1961 елда Илеш районының Иштерәк авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа педагогия училищесында, Башкортстан дәүләт университетында белем ала. 1984 елда “Кызыл таң”га эшкә килә. Стажер, корректор, җаваплы секретарь урынбасары, бүлек мөдире, җаваплы секретарь, үз хәбәрче вазыйфаларын башкарды. Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлады.
2006 елдан икътисад бүлеге мөхәррире булып эшләде. Икътисади темага язылган материаллар белән республика, Бөтенрусия конкурсларында җиңүче, ике тапкыр “Кызыл таң” лауреаты булды. 2007 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелде. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы булды.
Идрис Мөдәрис улын озату мәрәсиме иртәгә Илеш районының Иштерәк авылында үтәчәк.
"Кызыл таң" гәзите редакциясе коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.