Бүген, 24 майда, «Комсомольская правда" бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Иртәдән үк гәзит җитәкчелеге, мөхәррирләре һәм журналистлары адресына котлау телеграммалары килә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та «Комсомолка»ны 100 еллыгы белән котлады. Котлау телеграммасында ул басмага нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм төбәкнең уңышларын һәм казанышларын мәгълүмати яктан алга этәрүгә лаеклы өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде.
- Төрле буын талантлы журналистларның иҗаты белән билгеләп үтелгән басмагыз бер гасыр бөек чор елъязмасы булып хезмәт итә, ил тормышындагы төп вакыйгаларны якты һәм намуслы яктырта. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, гражданлык җаваплылыгыгыз, патриотизмыгыз, аерым танылган стиль һәм авторлык почеркы ихлас хөрмәткә лаек, - диелә Радий Хәбиров исеменнән котлау телеграммасында.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, шәхсән үзе «Комсомольская правда» генеральный директорына һәм баш мөхәрриренә, бөтен коллективка сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар тели.
"Сезгә, хөрмәтле Олеся Вячеславовна, һәм бөтен коллективка ныклы сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телим! “Комсомолка" алга таба да миллионлаган русияленең иң халыкчан һәм яраткан басмасы буларак безнең заман тавышы булып яңгырасын!" — диелә телеграммада.