

Күпбалалы гаиләләр саны буенча безнең республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара һәм Русиядә 7нче урында тора. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров сөйләде.
- Башкортстанда 59 мең гаиләдә өчәр һәм аннан да күбрәк бала үсә. Безнең республикада туган балаларның өчтән бере диярлек (32%) узган елда күпбалалы гаиләләрдә дөньяга килгән, - дип билгеләде Премьер-министр.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Русия Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указы һәм 2036 елга кадәр Русиядә гаилә һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру, күпбалалылыкка ярдәм итү буенча федераль дәрәҗәдә расланган гамәлләр стратегиясе хәзерге заманның актуаль чынбарлыгын чагылдыра.
Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу теманы җентекләп ачты һәм күпбалалы гаиләләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, стратегияне гамәлгә ашыруның төп механизмы булган «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында өстәмә ярдәм чаралары комплексы белән «Күпбалалы гаилә» федераль проекты эшләнгән.
– Русия Президенты указының Гаилә елына керткән төп кертеме күпбалалы гаиләләрнең, көндезге формада белем алган очракта, 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балаларын исәпкә алып, социаль ярдәм чараларын күрсәтү хокукын билгеләү булды, – дип ассызыклады Ленара Иванова.