

30 майда мәйданчыкта «Русия ДНКсы» циклыннан фильмнар күрсәтеләчәк: ил мирасы, урыс теле һәм дөнья мәдәнияте турында доцент Алла Иванова сөйләячәк. «Белем» җәмгыяте вәкиле Дмитрий Попов ясалма интеллект кулланып китаплар аша шәхси бренд булдыру турында сөйләячәк.
31 майда кунаклар VR-күзлек белән беренче ярдәм буенча осталык дәресләрендә катнаша, «Нейрочелтәрне ничек кулга ияләштерергә» дигән лекция тыңлый, «Китап детективы» квизында һәм әдәбият аша психологияне тикшерүдә катнаша алачак.
1 июньдә барлык теләүчеләргә Эрмитаж һәм Пушкин музее буйлап виртуаль сәяхәткә чыга, фильмнар карый һәм Җиңүнең 80 еллыгына квизларда катнашу мөмкинлеге бирелә.
Программа мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар һәм фән, тарих һәм сәнгать белән кызыксынучылар өчен кызыклы булачак.
Фото: башинформ.рф