Аның төп максаты турында “Россия” медиаүзәгендә узган журналистлар белән очрашуда Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов сөйләде.
Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, мондый акция җәмәгатьчелек игътибарын руль артындагы балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре үсеше проблемаларына җәлеп итү өчен кирәк.
"Кампаниянең исеме бары тик милли колорит йөртә. Исеменнән үк аңлашылганча, балага, малайга руль артына утырырга рөхсәт итмибез. Шулай итеп, өлкәннәрне дә үз балаларына карата шундый позициядә булырга чакырабыз. Чөнки ата-аналар, мототранспорт сатып алганда, үз балаларын нинди куркыныч астына куюын аңламый. Моннан тыш, балигъ булмаган үсмер үзе дә арзан, тотылган машина сатып ала һәм ата-ана контроленнән башка руль артына утыра, үзен һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларны куркыныч астына куя торган очраклар да булырга мөмкин”, - дип билгеләде Владимир Севастьянов.
Кызганычка каршы, күп кенә әти-әниләр әлеге транспорт чаралары белән бәйле хәвефне бәяләп бетерми. Агымдагы елда балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек арткан. Әйтик, дүрт ай эчендә үсеш 16,7 процент тәшкил иткән. Балигъ булмаганнар 7 авария ясаган, шул ук вакытта ике очракта – балалар машина руле артында, 5 очракта мототранспортта булган. 57 процент очракта юл һәлакәтләре яшь водительләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Агымдагы елда автоинспекторлар тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итүче 495 балигъ булмаган бала тоткарланган, алар тарафыннан 927 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Профилактик акция агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
“Проект йөзләгән гражданнарыбызның, бигрәк тә балаларыбызның гомерен саклап калу өчен үз нәтиҗәләрен бирер дип ышанабыз”, — дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.
Автор фотосы.