

Төбәк җитәкчесе язучылар җәмәгатьчелеге вәкилләрен истәлекле вакыйга белән котлады һәм әдәби иҗат өлкәсендәге казанышлары өчен Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Бүген без ремонттан соң Язучылар берлеге йортын ачабыз. Башкортстан Язучылар берлеге 1934 елда оештырылган. Ул халкыбызның зирәклеген чагылдыручы кешеләрне берләштерә. Һәм, әлбәттә, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары тарафыннан салынган традицияләрне саклый, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән әдәби-патриотик акцияләр циклы өчен сезгә аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең күбегез берничә тапкыр алгы сызыкта булды. Мондый һөнәри сәфәр нәтиҗәсендә якташларыбызның батырлыгына багышланган яңа әсәрләр – повестьлар, хикәяләр, шигырьләр дөнья күрә. Моның өчен сезгә зур рәхмәт!
Аннары Башкортстан Башлыгы һәм тантананың мөхтәрәм кунаклар тарихи бинаның яңартылган бүлмәләрен карады.
"Монда без җыела, иҗат итә, көнүзәк проблемалар турында фикер алыша алачакбыз. Ачылу тантанасы кысаларында үз сафларыбызга Язучылар берлегенең яңа әгъзаларын кабул итәчәкбез", - дип хәбәр итте берлек рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.
Фото: glavarb.ru