

Республика басмалары урын алган махсус тирмәдә безнең гәзит журналистлары осталык дәресләре үткәрә, талантларын күрсәтә, билгеле кешеләр белән әңгәмәләр оештыра.
Бәйрәмдә “Кызыл таң” гәзите вәкилләре сынатмады. Басма журналисты Зөһрә Исламова татар калфаклары чигү буенча осталык дәресе үткәрде. Ул әлеге эшнең милли нечкәлекләре турында сөйләде, хәтта риваятьләр дә бәян итте.
“Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары вәкилләре бәйрәмгә матур милли киемнәрдә килгән, алар “Кызыл таң”чылар белән бергәләп җырлады, биеде, күңел ачты. Кырмыскалы районының “Яшьлегем моңнары” ансамбле осталарының чыгышы чарага аеруча ямь өстәде.
“Кызыл таң”чылар янына күңел ачарга һәм фәһемле мәгълүмат алырга шәһәр халкы, бәйрәм кунаклары да җыелды.
Күпләр тирмә янында ук яраткан басмаларына язылып та кайтып китте.
Динар Кәлимуллин фотосы.